Татарстан яшьләре «Агроволга 2026» күргәзмәсендә: чыршы уенчыкларыннан алып эко-пастилага кадәр

2026 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

8–10 июль көннәрендә «Казань Экспо» да «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштерү» кулланучылар кооперациясе халыкара форумы һәм «Агроволга 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе уза.

Биредә үз проектларын түбәндәге бизнес-компанияләр тәкъдим итә:Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының «Академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучыларының «Сказка на ветках» бизнес-компаниясе. Продукциясе: мамыктан ясалган чыршы уенчыклары.

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының «Минзәлә шәһәре 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучыларының «Тәмле Татарстан» бизнес-компаниясе. Продукциясе: җиләк-җимеш пастиласы, республикабызның экологик чиста районында кулдан җыелган үләннәрдән чәй.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International