Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә 2026/27 уку елында каникуллар графигы буенча тәкъдимнәр җибәрде

2026 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы РФ субъектларына 2026/27 уку елында уку графигын һәм каникулларны оештыру буенча тәкъдимнәр юллады.

Яңа уку елы 2026 елның 1 сентябрендә башланып, 2027 елның 26 маенда тәмамланачак.

1–11 сыйныф укучылары өчен 2026/27 уку елында тәкъдим ителгән каникул даталары:

көзге каникуллар – 2026 елның 26 октябреннән 3 ноябренә кадәр;

кышкы каникуллар – 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр;

язгы каникуллар – 2027 елның 27 мартыннан 4 апреленә кадәр;

җәйге каникуллар – 2027 елның 27 маеннан 31 августына кадәр.

Беренче сыйныф укучылары өчен өстәмә каникуллар каралган – 2027 елның 15–21 февраль көннәрендә.

Календарь уку графигын эшләгәндә, белем бирү оешмасы федераль календарь уку графигын турыдан-туры куллана яисә аның нигезендә үз графигын төзи ала. Бу очракта төбәк һәм этномәдәни традицияләр, шулай ук планлаштырылган чаралар исәпкә алына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International