«Уеннар һәм уенчыклар идеясе» номинациясендә «Туган уенчык» конкурсына 4 300 дән артык гариза бирелгән

2026 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

«Туган уенчык» бөтенроссия конкурсының икенче сезонында «Уеннар һәм уенчыклар идеясе» номинациясендә гаризалар кабул итү тәмамланды. Анда катнашу өчен Россиянең барлык 89 төбәгеннән 4 330 гариза кергән. Конкурс Россия «Белем» җәмгыяте тарафыннан Беренчеләр хәрәкәте белән берлектә оештырыла һәм «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

«Уеннар һәм уенчыклар идеясе» номинациясендә булачак уеннар һәм уенчыклар концепциясен булдыручылар катнашты, аларның әзер продукция үрнәкләре әлегә юк. Аларның һәр алтынчысы диярлек - 14-18 яшьлек яшүсмер.

Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителгән 2026 елда конкурста шулай ук балалар бакчалары хезмәткәрләре катнаша: үз идеяләрен 150дән артык тәрбияче, шулай ук методистлар, коллектив җитәкчеләре һәм педагоглар тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International