Татарстанның 600гә якын вәкиле «Белем. Остазлар» проектына гариза тапшырган

2026 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Россиянең «Белем» җәмгыяте оештырган «Белем. Остазлар» проектына Татарстан вәкилләреннән 585 гариза кергән.

Россия күләмендә әлеге конкурста катнашырга барлыгы 15 753 кеше теләк белдергән. Татарстан Республикасы гаризалар саны буенча лидер-төбәкләр исемлегенә керде.Теркәлгән катнашучыларның якынча 75%ы — мәктәп хезмәткәрләре, ә һәр дүртенче гаризаны көллият һәм техникум остазлары юллаган.

Бу очракта иң актив категория булып педагог-остазлар танылды: алар тарафыннан 7746 гариза тапшырылган, бу — гомуми санның якынча яртысы. Киңәшче-остазлардан — 4718 гариза, ә җитәкче-остазлардан 3289 гариза кабул ителгән.

Экспертлар бәяләмәсе буенча илдәге иң яхшы остазлар билгеләнәчәк. Меңнән артык җиңүче акчалата бүләк алачак. Проектның приз фонды 80 миллион сум тәшкил итә.

Моннан тыш, иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 200 катнашучы «Машук» белем бирү үзәгендә оффлайн белем бирү программасында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International