Татарстанда пилотсыз технологияләр тармагы өчен кадрлар әзерләү системасы укучылардан алып студентларга кадре формалаштырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Дрон Экспо» форумында әйтте.
Аның сүзләренә караганда, пилотсыз системалар буенча махсуслаштырылган сыйныфлар республиканың 18 мәктәбендә ачылган, анда 5-11 сыйныфларда 2 меңгә якын укучы белем ала.
Моннан тыш, 800гә якын укучы авиамодельләштерү түгәрәкләрендә шөгыльләнә.