«Россия – минем офыкларым» премиясендә укучыларга беренче һөнәр бирүче проектлар өчен яңа номинация булдырылды

2026 елның 10 июле, җомга

2026 елда «Россия – минем офыкларым» (Россия – мои горизонты) Бөтенроссия премиясендә Бердәм профориентация моделе кысаларында һөнәри укыту программаларына багышланган «Һөнәр белән киләчәккә» («С профессией в будущее») дигән яңа номинация гамәлгә кертелде.

Яңа номинация Бердәм профориентация моделе кысаларында гамәлгә ашырыла торган һөнәри укыту программаларына багышланган. Катнашу өчен системалы төбәк проектлар да, аерым белем бирү оешмалары һәм эш бирүчеләрнең практикалары да кабул ителә.

Төп таләпләрнең берсе — һөнәри укытуның икътисадның реаль ихтыяҗлары белән бәйләнеше. Экспертлар программаларның төбәкләр һәм муниципалитетларның кадрлар соравын, укучыларның профориентация диагностикасы нәтиҗәләрен, шулай ук эш бирүчеләрнең укыту эчтәлеген һәм гамәли әзерлекне эшләүдә катнашу дәрәҗәсен бәяләячәк.

Яңа номинациягә гаризаларны белем бирү оешмалары, эш бирүчеләр, алдынгы һөнәри әзерлек үзәкләре, мәгариф өлкәсендәге төбәк идарә органнары һәм Бердәм профориентация моделе кысаларында һөнәри укыту программаларын гамәлгә ашыручы башка оешмалар бирә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International