Тиздән яшь геологларның XII Республика ачык кыр олимпиадасы башлана

2026 елның 10 июле, җомга

2026 елның 11–17 июлендә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» АҖнең «Солнечный» балалар савыктыру лагере республиканың төп геология мәйданчыгына әйләнәчәк.

Биредә Татарстаннан 36 команда (303 укучы һәм 74 остаз), шулай ук Башкортстан белән Киров өлкәсеннән кунаклар җыелачак.

Олимпиада Россия Мәгариф министрлыгының махсус исемлегенә керә, бу исә 10 җиңүче һәм 20 призерның илнең профильле югары уку йортларына укырга кергәндә өстәмә баллар алачакгын аңлата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International