8 июльдә Минзәлә муниципаль районының «Полянка» шәһәр яны савыктыру лагеренда «Детство без границ» икенче профильле сменасын ябу тантанасы узды.
Сменаның ябылуы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды.
2026 елда «Полянка» лагеренда һәркайсы 21 көн дәвам итүче дүрт смена оештырыла. Сменаларда Минзәлә һәм Казан интернат-мәктәпләреннән барлыгы 83 тәрбияләнүче ял итә. Бу — ятимнәр, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән (СМЧ) балалар.
Лагерь эше «Детство без границ» социаль-педагогик программа буенча оештырылган. Аның төп максаты — Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге бердәм тәрбия системасы һәм дәүләт сәясәте белән берлектә, 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге СМЧ һәм инвалид балаларны тәрбияләүгә һәм үстерүгә карата бердәм адымнар формалаштыру.