Казанда 19 июльдә Ленин ис. мәдәният йортында шахмат буенча балалар блиц-турниры узачак. Чара Халыкара шахмат көненә багышланган.
Ярышлар ике яшь категориясендә узачак - 2012-2016 елгы малайлар һәм кызлар.
Катнашу өчен теркәлү узарга кирәк. Гаризалар 17 июльгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе.
Турнир 11:00 сәгатьтә башлана.