Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) 70тән артык балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларының Россиянең алдынгы югары уку йортларына төрле әзерлек юнәлешләре буенча укырга керү өчен яхшы мөмкинлекләре бар, дип хәбәр итте «РИА Новости» агентлыгына Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының Мәскәү югары икътисад мәктәбе җитәкчесе урынбасары Юлия Коваленко.
Эксперт сүзләренчә, 2026 елгы кабул итү кампаниясенең бер үзенчәлеге — имтиханнарда югары нәтиҗәләр алган укучылар саны арту. Ул 70 һәм аннан югары балл алган чыгарылыш сыйныф укучыларының илдәге алдынгы университетларда белем алуга дәгъва итә алуларын билгеләп үтте.