2026 елда Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының педагогика вузларында педагогика белгечлекләре буенча 52 меңнән артык укучы укуын тәмамлый. Аларның 13 меңнән артыгы кызыл диплом алачак.
Педагогларның һөнәри дәрәҗәдә үзләрен күрсәтүләре һәм алар өчен уңайлы эш шартлары тудыру максатыннан, «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында заманча белем бирү мохите формалаша: мәктәпләр салына һәм капиталь ремонтлана, ярдәм чаралары киңәйтелә, квалификацияне күтәрү системасы камилләштерелә.
Педагогика вузлары базасында 36 комплекслы белем бирү һәм тәрбия кластеры булдыру бу юнәлештәге мөһим адымнарның берсе әверелде.