Мәскәү дәүләт педагогика университетында (МДПУ) Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов педагогика вузларының иң яхшы 38 чыгарылыш укучысына кызыл дипломнар тапшырды.
Нәкъ менә бүген биредә беренче Бөтенроссия педагогика балы узды. Әлеге чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына караган, илнең төрле төбәкләреннән килгән педагогика вузларын тәмамлаучы 400 укучыны берләштерде.
Дмитрий Чернышенко шулай ук кабул итү кампаниясенең барышы һәм абитуриентлар тарафыннан педагогика юнәлешләренә зур кызыксыну булуы турында сөйләде: «Педагогика белгечлекләренә абитуриентлар узган ел белән чагыштырганда 30%ка күбрәк гариза тапшырган инде. Хәзерге вакытта 380 меңнән артык гариза алынган. Бу безнең илдә әлеге юнәлешкә, эшчәнлек өлкәсенә карата гаять зур кызыксыну турында сөйли».
Педагогика университетларының иң яхшы студентларына кызыл дипломнарны тантаналы рәвештә тапшыру традициягә әверелергә тиеш, диде Сергей Кравцов.