Казанда ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы инклюзия мәктәбе – 2026» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Казанның өч белем бирү учреждениесе бәйге җиңүчеләре дип танылды һәм бу уңайдан аларга бүләкләр тапшырылды. «Инклюзия буенча иң яхшы балалар бакчасы» номинациясендә 46 номерлы балалар бакчасы җиңү яулады, 332 номерлы балалар бакчасы әлеге номинациядә өченче урында калды. 126 номерлы гимназия «Иң яхшы инклюзия мәктәбе» номинациясендә икенче урынга лаек булды.
Бәйгедә тәкъдим ителгән инклюзия өлкәсенә караган уникаль программалар һәрбер белем бирү учреждениесендә эшләнелә, гамәлгә ашырыла.
Республика башкаласында инклюзия практикалары меңләгән балаларны җәлеп итә. Казанның 299 балалар бакчасында компенсацияләү юнәлешендәге 866 төркем эшли. Аларда 11 715 бала шөгыльләнә.
Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла.