Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучылары, башлангыч мәгълүматлар буенча, БДИда 460 йөз балл алган. Мондый югары баллны 408 укучы җыйды. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.
Ике чыгарылыш сыйныф укучысы — 300шәр балл, 48 укучы — 200шәр балл, 358 кеше 100әр балл җыйды, дип ачыклык кертте министр.Аның сүзләренчә, математика, физика һәм биология буенча нәтиҗәләр берничә тапкырга, ә рус һәм инглиз телләре буенча ике тапкырдан күбрәккә яхшырган.
Министр Зәй, Кайбыч, Мамадыш, Сарман һәм Саба районнарында беренче тапкыр 200 баллык нәтиҗәләр теркәлүен билгеләп үтте.
«Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары абсолют лидерлар булып кала», — дип өстәде Һадиуллин.
Ул шулай ук КФУның IT-лицее һәм Казан Суворов училищесы укучыларының 300шәр балл җыюын әйтеп узды.