Яр Чаллыда өстәмә көннәрдән соң бердәм дәүләт имтиханына йомгак ясадылар. Быел 65 укучы 100 балл җыйды, шул ук вакытта биш укучы берьюлы ике фәннән 200әр балл җыйды. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, нәтиҗәләр узган елгы күрсәткечләрдән шактый артып киткән.
"Узган ел йөз балл җыючылар 36 , ә ике йөз балл җыючы бер укучы булды. Бүген бездә 65 йөз балллы нәтиҗәләр һәм 200әр балл җыйган биш укучы бар. Яхшы нәтиҗә, яхшы динамика", - диде Мәһдиев.
Мэр ассызыклаганча, югары нәтиҗәләр чыгарылыш укучыларының гына түгел, педагогларның да, шулай ук ата-аналарның да казанышы.