Кемнәр катнаша ала:
Кайсы ведомствога каравына карамастан, фәнни оешмалар һәм университетлар.
Ярдәмнең өч юнәлеше:— Фәнни һәм технологик җиһазлардан коллектив файдалану үзәкләрен булдыру һәм үстерү;
— Инжиниринг үзәкләрен булдыру һәм үстерү;
— Тикшеренүчеләр саны 200 кешедән артмаган оешмалар базасында коллектив файдалану үзәкләрен үстерү.
Финанслау күләме:
1нче һәм 2нче юнәлешләр буенча — 2 елга 250 миллион сумга кадәр;
3нче юнәлеш буенча — 2 елга 100 миллион сумга кадәр.
Гаризалар тапшыру вакыты:18 августка кадәр
Дәүләт финанс ярдәме чараларын тәкъдим итү порталы аша башкарыла (ссылка: https://promote.budget.gov.ru/public/minfin/selection/view/626ecdad-dc2c-44ed-b469-c4f9de95255a?showBackButton=true&competitionType=0&tab=1).
Проектларны гамәлгә ашыру илдә фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм технологик эшләрнең тулы циклын алып бару өчен алдынгы инфраструктура булдырырга мөмкинлек бирәчәк.