Россия Мәгариф министрлыгының рәсми аңлатуы

2026 елның 13 июле, дүшәмбе

Массакүләм мәгълүмат чараларында янәсе, РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән тәм-томнар, киемнең төсләр гаммасы һәм башка көнкүреш аспектларына кагылышлы методик киңәшләр барлыкка килүгә бәйле рәвештә түбәндәгеләрне белдерәбез.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы балалар өчен азык-төлекнең конкрет төрләре яки кием төсе буенча тәкъдимнәр керткән документлар эшләмәде һәм расламады. Ведомство соңгы вакытта мәгълүмат киңлегендә актив рәвештә тикшерелә торган темалар буенча рәсми белдерүләр ясамады. Министрлыкка тагыла торган инициативалар дөрес булмаган интерпретация яисә дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат булып тора.

Игътибарны шуңа юнәлтәбез: Россия Мәгариф министрлыгының компетентлык өлкәсе — ул дәүләт мәгариф стандартларын, белем бирү программаларын һәм турыдан-туры тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыруга кагылышлы методик тәкъдимнәрне эшләү.

Безнең игътибар үзәгендә бала шәхесен формалаштыру, аны социальләштерү, патриотик тәрбия бирү, шулай ук куркынычсыз һәм уңайлы белем бирү мохитен тудыру мәсьәләләре тора. Сәламәт туклану , гигиена нормаларына яисә тышкы кыяфәт буенча тәкъдимнәргә килгәндә, бу мәсьәләләр профильле ведомстволар карамагында.

Журналистларны һәм блогерларны ялган мәгълүмат таралудан саклану өчен, бастырып чыгарыр алдыннан мәгълүматны җентекләп тикшерергә һәм Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтенә рәсми аңлату сорап мөрәҗәгать итәргә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International