Татарстанда мәктәпне медальгә тәмамлаучылар саны 250 кешегә арткан

2026 елның 13 июле, дүшәмбе

Татарстанда 3,5 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы яхшы билгеләре куелган аттестат һәм медаль алды, бу узган ел белән чагыштырганда 250 кешегә күбрәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.

Алтын медаль барлык фәннәрдән дә йомгаклау билгеләре «бишле» булган һәм рус теле буенча, шулай ук сайлап алынган тагын бер фәннән БДИда 70тән дә ким булмаган балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларына бирелә.

Көмеш медаль йомгаклау билгеләре арасында «бишле»ләр белән беррәттән «дүртле» билгесе икедән артмаган булса , шулай ук рус теле һәм сайлап алынган фәннән БДИда 60тан да ким булмаган балл җыйган чыгарылыш укучыларына тапшырыла.

Быел II дәрәҗә «Укуда аерым уңышлары өчен» медале белән 1,5 меңнән артык кеше бүләкләнде, дип билгеләп үтте министр.Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, медальгә претендент булган 119 укучы үз белемнәрен раслый алмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International