Татарстанда БДИда 1,2 меңнән артык чыгарылыш укучысын ракета куркынычлыгы аркасында эвакуацияләгәннәр

2026 елның 13 июле, дүшәмбе

Татарстанда БДИ уздыру чорында ракета куркынычлыгы игълан ителү сәбәпле, 1,2 меңнән артык имтихан бирүчене эвакуацияләргә туры килгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.

«Быел имтихан уздыру пунктларында пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) һөҗүме яки ракета куркынычлыгы игълан ителүгә бәйле рәвештә куркынычсызлык чараларын саклау мөһим аспектка әйләнде. Министрлык, ТР буенча МЧС (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы) идарәсе белән берлектә, барлык имтихан катнашучыларының гамәлләр тәртибе буенча инструкцияләрне раслады, штаттан тыш хәлләр алдан каралды», — диде ул.

Министр имтиханнар чорында — 22 һәм 23 июньдә Казан шәһәрендә, шулай ук Арча, Алабуга һәм Түбән Кама районнарында ракета куркынычлыгы игълан ителүен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International