25 сентябрьдә Татарстанда Бөтенроссия мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләрен кабул итү көне узачак.
«Бердәм Россия» партиясенең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе базасында кайнар линия 10:00 - 11:00 сәгатьләрдә эшләячәк.
Очрашуның модераторы — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева.
Әти-әниләр мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфаты, балалар бакчаларында туклану, балаларның яңа мохиткә җайлашуы (адаптация), үстерү программалары һәм методикалары турында сораулар бирә алачак.
Сорауларны 8 (843) 590-04-05 телефоны аша бирергә мөмкин.
Шулай ук гаризалар «Макс» мессенджерында 8 (987) 205-00-63 номеры буенча кабул ителә.