Казанда укытучылар өчен яңа Укытучылар йортында киноклуб ачылачак. Беренче очрашу 25 сентябрьдә булачак. Катнашучылар фильм караячак, ә аннары геройлар, аларның гамәлләре һәм укытучыларның һөнәри эшчәнлегенә бәйле темалар турында фикер алышачак.
Киноклуб очрашуларын 129 нчы мәктәпнең информатика укытучысы Ерлан Аймаганбетов алып барачак. Үз эшендә ул кинопедагогика алымнарын куллана.
Яңа формат укытучыларга рәсми булмаган мохиттә аралашырга, фильмнар турында фикер алышырга һәм фикердәшләр табарга мөмкинлек бирәчәк. Кинокичә 18:00 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә мәгариф идарәсе.