Теләченең 1 нче балалар бакчасында «Теләче базары» фестиваль‑ярминкәсе узды.
Аның максаты — тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре белән хезмәттәшлекне ныгыту, балаларны халык традицияләре белән таныштыру һәм уен формасында финанс грамоталылыгы нигезләрен формалаштыру.
Балалар өчен иҗади остаханәләр эшләде. “ Юныс Әхмәтҗанов оныклары”, “Тылсымлы шар”, “Яшь бакчачылар”, “Алма — тылсымлы җимеш”, Сөт кухнясы” кебек балалар — ата-аналар проектларын яклау чараның төп вакыйгасы булды. Проектларны тәкъдир итү балаларга ышанычлы чыгыш ясарга, фикерләрен дөрес сөйләргә һәм үз идеяләрен якларга өйрәнергә ярдәм итә.
Кукмара шәһәренең «Кояшкай» 3нче балалар бакчасында беренче мәртәбә көзге ярминкә- гаилә тантанасы узды, ул күңел ачу бәйрәменә әйләнде. Программаны “Әйлән‑бәйлән”, «Карусель» уены һәм мастер-класслар тулыландырды.
Актаныш районының 2 нче «Ромашка» балалар бакчасында көзге ярминкә мәктәпкәчә яшьтәге балалар көненә багышланган иде.