Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Экология буенча бөтенроссия олимпиадасында Татарстанның 8 укучысы җиңүче исеменә лаек булды
2014 елның 8 апреле, сишәмбе
4 апрельдә Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында экология буенча бөтенроссия укучылар олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты.
Олимпиаданың финал турында Россиянең 50 субъектыннан төбәк этабы җиңүчеләре – барлыгы 250 ләп укучы катнашкан. Экология буенча укучыларның бөтенроссия олимпиадасы башкалардан шунысы белән аерылып тора: теоретик турдан тыш, катнашучылар үз тикшеренү проектлары презентациясе белән чыгыш ясаган. 30 март – 4 апрель көннәрендә узган Олимпиада сынаулары Казан федераль университеты базасында үткәрелгән.
ТР Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сәләтле балалар белән эшчәнлекнең Мәгариф һәм фән министрлыгы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булуы ассызыклады. “Без мондый балалар белән шөгыльләнергә тиеш. Алар - безнең киләчәгебез. Татарстан укучылары барлык илкүләм олимпиадаларда җиңәргә тиеш дигән бурыч куелган. Татарстанда, бу максатка ирешү өчен, күп эш башкарыла. Казанда фән олимпиадаларына әзерлек үзәген булдыру эше төгәлләнеп килә”, - дип белдерде министр. Аның сүзләренә караганда, экология буенча олимпиадада 15 укучы катнашкан, шуның 8е җиңүче, 6сы призер. “Бу бик зур нәтиҗә”, - дип, Энгель Фәттахов шушы балаларны әзерләгән КФУ профессорларына рәхмәтен җиткерде. Ул, узган ел белән чагыштырганда, экология буенча җиңүчеләрнең 2 тапкыр күбрәк булуын билгеләп үтте.
Министр әйтүенчә, узган елда бөтенроссия олимпиадалары нәтиҗәләре буенча Татарстан гомуми зачет буенча, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң, өченче булган.
Экология буенча илкүләм олимпиадада 9 нчы сыйныфлар арасында Владимир Каширин, Анастасия Кочнева, 10 нчы сыйныфлардан Константин Никашин, Тимофей Чазов, 11 нче сыйныфлар арасында Илназ Шаяхмәтов һәм Дарья Цинеккер җиңүче исемен яулады. Ксения Зарипова, Кирилл Лемазин, Алинә Гәрәева, Илья Мильгизин, Федор Индейкин, Глеб Крассовский призер исеменә лаек булды.
Моннан тыш, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы максималь балл җыйган җиңүчеләр өчен махсус призларны гамәлгә куйган. Артем Хан (Сахалин өлкәсе), Мария Никитина (Удмуртия), Анастасия Старкова (Мәскәү), Татарстаннан Михаил Карповка Энгель Фәттахов бүләкләр тапшырды.
ТР экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Олимпиадада катнашучыларны сәламләп, педагогларга рәхмәтен җиткерде. Ул кеше яшәеше һәм көнкүрешенең барлык өлкәләренең экология мәсьәләләре белән бәйле булуын билгеләп үтте. “Табигатькә мөнәсәбәт җәмгыять дәрәҗәсенең, аның өлгерлегенең индикаторы булып тора. Татарстан Президенты тарафыннан республиканың алдагы үсешенең мөһим векторлары билгеләнгән – кешегә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру”, - дип белдерде министр.
Фото: eco.tatarstan.ru сайтыннан
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Казанда радиоэлектрон аппаратура монтажлаучылар өчен «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсының төбәк этабы узачак
27-28 апрель көннәрендә Казан радиомеханика көллиятендә «Радиоэлектрон аппаратура монтажлаучы» номинациясендә «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы була.
23
апрель, 2026 ел
Казан тимер юл вокзалында химия буенча Менделеев олимпиадасының көмеш призерларын каршы алдылар
Бүген иртән Казан тимер юл вокзалы перронында Мәгариф министрлыгы, җәмәгать оешмалары вәкилләре, укытучылар һәм ата-аналар Мәскәүдән 60-нчы Халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль ияләре булган ике укучыны каршы алды.
Тукайның лаеклы дәвамчылары: КФУда «Илһам» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниара багланышлар институтында «Илһам» Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы парламент дәресләре проектының уникальлегенә игътибар итте
Татарстанда уздырыла торган парламент дәресләре — традицияләр һәм классик педагогиканы, инновацион технологияләрне һәм тәрбия юнәлешләрен берләштергән уникаль проект.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз