Чаллылы илкүләм конкурстан зур уңыш белән кайтты

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Краснодар төбәгендә “XXI гасыр лидеры” Балалар иҗтимагый оешмалары Бөтенроссия конкурсының чираттагы туры үтте. Анда Татарстаннан 5 конкурсант, шул исәптән Чаллыдан “Балачагың инициаторлары” балалар-яшьләр иҗтимагый оешмасы активисты Рауль Тунгусков, катнашты.
Рауль “11-13 яшьлек активист” номинациясендә шәһәр һәм республика этапларында җиңү яулаган иде. Краснодар төбәгендә узган бәйгедә, бөтен Россиядән килгән активистлар белән көч сынашып, Рауль икенче урынга чыкты һәм 10 мең сум акчалата бүләккә лаек булды. Моннан тыш, ул конкурсның финалына чакыру алды. Бәйгенең йомгаклау туры көз көне Мәскәүдә үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International