Татарстан автомәктәпләре курсантларының дәресләрен электрон система аша контрольдә тотачак

2014 елның 3 июне, сишәмбе
Татарстан автомәктәпләрендә курсантларның практик дәресләрен электрон система контрольдә тотачак. Әлеге системаны куллану турындагы боерыкны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков имзалады. Әлеге системаны кертү хакындагы тәкъдим белән Татарстан Хөкүмәтенә берьюлы ике ведоство мөрәҗәгать итте: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы. Әлеге система белем сыйфатын арттырачак һәм аеның ярдәмендә коррупция фактларын урап узырга мөмкин булачак, ди белгечләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International