Нурлатта балалар бакчаларына юллама бирә башладылар

2014 елның 11 июне, чәршәмбе
Июнь башында Нурлат районында мәктәпкәчә учреждениеләргә 2014-2015 уку елына балалар туплый башладылар. 10 көн эчендә «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша 473 юллама бирелгән.
- Сабыен балалар бакчасына урнаштыру өчен гариза биргән ата-аналар Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында үз чиратын контрольдә тотарга тиеш, - ди район мәгариф идарәсе методисты Гөлсинә Измайлова. - Май аенда 526 бала бакчадан китте, алар көзен мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Хәзер әлеге урыннарга балалар туплый башладык. Тагын 200 сабыйга юллама бирү күздә тотыла. Порталдагы статус «Мәктәпкәчә учреждениегә җибәрелде» дип үзгәрсә, ай дәвамында ата-аналарга балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сабыйларны бакчага урнаштыру 31 августка кадәр дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International