Энгель Фәттахов: “Быел Татарстанда 56 яңа балалар бакчасы файдаланылышка тапшырылачак”

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
18 июньдә Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасында Мәктәпкәчә белем бирү елы нәтиҗәләре игълан ителде. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Шулай ук “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы”, “2013нче ел балалар бакчасы” республика конкурсларына йомгак ясалды.
“Сез бик күп хезмәт куясыз, - диде Э. Фәттахов залга җыелган тәрбиячеләр һәм балалар бакчалары мөдирләренә мөрәҗәгать итеп. - Моңа кадәр сезнең хезмәт, бәлки, тиешенчә бәяләнеп тә бетмәгәндер. Алга таба, киләсе елларда, без сезнең белән ныклы элемтәдә эшләргә планлаштырабыз”, - диде ул һәм барысына да саулык-сәламәтлек теләде.
Республикада Мәктәпкәчә белем бирү елы беренче генә тапкыр уздырылды. Энгель Фәттахов сүзләренчә, киләчәктә Татарстандагы һәр балалар бакчасында заманча технологияләр булдырылачак. “Безнең республикадагы балалар бакчаларында өч төркемгә бер проекция тактасы һәм һәр төркем тәрбиячеләрендә ноутбук булачак”, - дип вәгъдәләде ул.
Балалар бакчаларында тәрбияче булып эшләүчеләрнең квалификациясен күтәрү өчен бюджеттан 29 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелде.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбиячеләргә таләпләр дә арта. Хәзер бакчада тәрбияче булып эшләүчеләр “Ана теле” программасы нигезендә татар телен дә әйбәт белергә тиеш. Әлеге программа 9 баскычтан тора. Рус телле тәрбиячеләр әлеге программаның 6нчы баскычына кадәр өйрәнергә тиеш. “Бу тәрбиячеләр арасында хезмәт көндәшлеген булдыра һәм эшкә иң яхшы тәрбиячеләрне генә сайлап алу мөмкинлеге бирә”, - диде министр.
Быел Татарстан Республикасында 56 яңа балалар бакчасы файдаланылышка тапшырылачак. Анда 10,5 меңгә якын бала йөриячәк. Киләсе елга төзеләчәк балалар бакчалары саны тагы да артып, 13 меңгә якын бала яңа балалар бакчаларына йөри алачак.
Казанда гына да быел 27 яңа балалар бакчасы төзелә. Шулай ук кайбер балалар бакчаларына капиталь ремонт ясалачак, дип белдерде Энгель Фәттахов.
“Яр Чаллы шәһәрендә балалар бакчаларын төзү һәм ремонтлау буенча эш яхшы алып барыла. Бер көннәрдә 5 бакчаны ачканнары булды ярчаллыларның”, - диде министр.
Министр шулай ук балалар бакчалары буенча мәсьәләнең кискен торуын һәм киләчәктә бу юнәлешкә ныклы басым ясалачагын да искәртте. Гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган тәрбияче юбилярлар министр кулларыннан чәчәк бәйләмнәре һәм 5 мең суммга сертификатлар алды. Белем бирүдә казанышлары булган берничә тәрбияче күкрәк билгесе, ә берничәсе Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International