Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Казанда яшь геологлар арасында республикакүләм ачык кыр олимпиадасы башланды
2014 елның 24 июне, сишәмбе
Бүген Казанда “Заречье” сәламәтләндерү лагеренда Татарстанның яшь геологлары арасында республикакүләм ачык кыр олимпиадасы башланды. Олимпиадада Татарстаннан 26 команда һәм Кырым Республикасының Бакчасарай раойныннан 1 команда катнаша.
Яшь геологлар республика олимпиадасы катнашучылар парады белән ачылды. Татарстан данын Азнакай, Актаныш, Әлмәт (3 команда), Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Түбән Кама, Нурлат, Саба һәм Сарман муниципаль районнары, шулай ук Казаннан (5 команда) һәм Чаллы яклый.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының нефть һәм нефть-газ ятмалары мәсьәләләре буенча консультанты, Россиянең атказанган геологы Ренат Мөслимов, ТР Премьер-министрының урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. яшь геологларны олимпиада ачылышы белән котлады.
“Бу чарага тырышып әзерләнүегезгә ышанам. Әлбәттә, сезгә педагог, дуслар, өлкән остазлар өйрәткәнне тулысынча күрсәтүегезне телим. Бу олимпиада Татарстанда уза торган башка олимпиадалардан артык аерылмый, - дип билгеләп үтте сәламләү чыгышында Илдар Халиков. – Республикада нефть икътисади һәм социаль үсеш нигезе булып тора, шуңа күрә без нефть табучы, геолог һәм Татарстан икътисадын тәэмин итүче башка һөнәр вәкилләренең кем булуына битараф түгел. Бүген биредә катнашучыларның күбесе республиканың нефть компанияләрендә үз урын табачагына ышанам”.
Россия геологлар җәмгыяте президенты Виктор Орловның да мөрәҗәгате укылды, ул олипиадада катнашучыларга уңышлар, кызыклы очрашулар, мавыктыргыч ял һәм ныклы сәламәтлек теләгән.
ТР Президентының нефть һәм газ ятмаларын эшләү мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Россиянең атказанган геологы Ренат Мөслимов олимпиадада катнашучыларга геолог эшенең нечкәлекләре турында сөйләде. “Бу кызыклы эш: көн саен уйлар өчен яңа мәгълүмат аласын. Без геологларны яхшы геологларга һәм Ходайдан бирелгән геологларга бүләбез, безгә соңгылары кирәк. Кызганычка каршы, бүген Ходайдан бирелгән геологлар Казан университетын тәмамлап, чит илгә китә. Бездә иң яхшы геологлар күп булуын һәм аларның Россиядә, Татарстанда калуларын телим”, - дип мөрәҗәгать итте ул.
ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзләренә караганда, Татарстанның 26 мәктәбендә геология буенча база мәйданчыклары булдырылган, алар кече нефть команияләренә ярдәм итә. “Без һәр ел саен геология буенча олимпиада үткәрәчәкбез. Татарстанда перспективалы нефть ятмалары бар, шуңа күрә безнең балалар бу эш белән кызыксынырга тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча Татарстанның җыелма командасы формалаштырылачак, алар 31 июльдән 11 августка кадәр Алматы шәһәрендә яшь геологлар арасында узачак III Казакъстан ачык кыр олимпиадасында катнашачак.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
«КазаньФорум»да Әхмәтҗанов исемендәге яшь пешекчеләр конкурсы старт алды
Татарстан башкаласында «Россия - Ислам дөньясы: КазаньФорум» XVII Халыкара икътисадый форумында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь пешекчеләрнең традицион турниры старт алды.
Казанда 2026 елда ГИА-9 га әзерлек турында фикер алыштылар
12 майда Казан шәһәренең 186 нчы «Перспектива» күппрофильле лицеенда төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү һәм уздыру мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе узды (ГИА-9).
Татарстан укучылары республика чемпионатында бизнес-идеяләрен тәкъдим иттеләр
Казан шәһәрендә «Мәктәп бизнес-старты» проекты кысаларында бизнес-кейс буенча республика чемпионатының көндезге финалы узды.
Рособрнадзор башлыгы: 2028 елдан тугызынчы сыйныф укучылары тарих буенча телдән имтихан тапшыра башлыйлар
РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев белән очрашуында 2026 елда БДИ һәм ОГЭның төп чорларын әзерләү һәм уздыру турында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз