Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Рөстәм Миңнеханов: “Уку елына йомгак ясау – илнең мәгариф системасы өчен мөһим вакыйга”
2014 елның 1 июле, сишәмбе
30 июньдә Казанның “Корстон” комплексында Россия Федерациясе субъектларының мәгариф өлкәсе белән идарә итүче башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең бөтенроссия киңәшмәсе ачылды. Белгечләр бүгенге көндә мәгариф үсешенең актуаль юнәлешләре турында һәм 2014-2015 уку елына бурычлар турында фикер алыша.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов катнашты. Иң элек, рәсми затлар илнең белем бирү системасындагы проектлар, эшләнмәләр күргәзмәсе белән танышты.
Киңәшмәдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР башлыгы Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. “Уку елына йомгак ясау – илнең мәгариф системасы өчен мөһим вакыйга”, - дип, ул киңәшмәнең Казанда уздырылуына шат булуын белдерде. Президент мәгариф үсешенең Татарстанда өстенлекле юнәлеш булуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, республикада мәгариф челтәре 1,5 мең гомуми белем бирү, 2 меңгә якын мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 27 вуз, вузларның 49 филиалы, 94 урта һөнәри белем бирү учреждениесеннән гыйбарәт. “Татарстан яңа инновацион икътисад булдыру өстендә эшли, мәгариф системасы бу бурычны хәл итүдә алдынгы сафта тора. Республикада аның киләчәктә дә интенсив үсеше өчен барлык чаралар кулланыла”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул дүртенче ел рәттән “Татарстанда мәгариф үсеше стратегиясе” уңышлы гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. Аңа 2010 нчы елдан бирле ел саен 2 млрд сумга якын акча юнәлтелә.
“Аеруча мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен белем бирүгә җитди игътибар юнәлтелә. Ике дәүләт теленә өйрәтү буенча укыту-методик комплекслар эшләнгән, һәр төркем ноутбуклар, ә балалар бакчалары мультимедияле проекцион комплекслар белән тәэмин ителгән. Моннан тыш, республикада яңа балалар бакчалары булдыру буенча киң колачлы эшчәнлек алып барыла. 5 ел эчендә без 30 меңнән артык урын булдырырга ниятлибез, быел исә 10 мең урын пәйда булачак”, - дип бәян итте Президент. Ул шулай ук дәүләтнеке булмаган балалар бакчалары челтәре дә гамәлдә булуын шәрехләп узды. Бүгенге көндә андый 35 учреждение исәпләнә.
Рөстәм Миңнеханов мәгариф системасындагы уңыш-казанышларга тукталып, республикада IT киң үтеп кергән белем бирү мохите оештырылуы, белем бирү оешмаларының “ТР да электрон мәгариф” системасы аша бердәм мәгълүмати киңлеккә берләштерелүе, педагогларның уртача хезмәт хакы арттырылуы, мәктәпләргә капиталь төзекләндерү үткәрелүе, инфраструктурасын ныгыту турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, ел саен 165-170 кә капиталь ремонт уздырыла, бу аеруча 30 ел сафта булган мәктәпләргә кагыла. Киләчәктә балалар бакчаларына да капиталь төзекләндерү үткәрү ниятләнә.
“Татарстанда өстенлекле юнәлешләрнең берсе – сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларның үсешенә этәргеч бирү. Сәләтле балалар өчен интернат-учреждениеләр челтәре формалашып килә”, - дип белдерде республика башлыгы. Ул Татарстанның бөтенроссия укучылар олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча да алгы сафта булуын ассызыклады. “Безнең бурыч – сәләтле балаларның үз белем-күнекмәләрен Татарстанда эшкә җигүгә шартлар тудыру”, - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.
Президент республиканың эре предприятиеләре белән берлектә, кадрлар әзерләү өчен, ресурслар үзәген булдыру турында карар кабул ителгәнен билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, 25 үзәк барлыкка киләчәк, шуларның бишесе быел булдырылыр дип көтелә.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәнең нәтиҗәле булачагына һәм аның илдә мәгариф үсеше өчен яңа эш алымнарын билгеләргә мөмкинлек бирәчәгенә ышанычын җиткерде.
Алга таба киңәшмәдә Дмитрий Ливанов чыгыш ясады. Ул яңа уку елына мәгариф системасы үсешенең яңа бурычлары турында җентекләп бәян итте.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Яр Чаллыда үсеп килүче буынны яклау һәм тәрбияләүнең бердәм алымнары билгеләнде
2026 елның 29 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә «Имин балачак – гомуми җаваплылык: үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, профилактикалауга һәм яклауга заманча карашлар» темасына багышланган тәрбия юнәлешендәге педагогик хезмәткәрләрнең август секция киңәшмәсе узды.
Казан укучылары Тайваньда узган халыкара робототехника чемпионатында көмеш медаль яуладылар
«СОлНЦе» мәктәбе укучылары Иван Поликарпов, Святослав Душин, Мурад Минһаҗев һәм 131 нче лицей укучысы Кәрим Вафин FIRA Asia-2026 халыкара чемпионатының көмеш призерлары булдылар.
2026 ел мәдәнияте турында Бөтенроссия иншалар конкурсының төбәк этабы нәтиҗәләре
2026 елда рус телендә үз мәдәнияте турында иң яхшы язма һәм туган телдә рус мәдәниятенең иң яхшы тасвирламасына Бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
Казанда мәктәп укучылары арасында «Кулинарный школьный марафон» конкурсының ярымфиналы тәмамланды
28–29 апрельдә 8–9 сыйныф укучылары арасында «Кулинарный школьный марафон» конкурсының ярымфиналы тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз