Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Дмитрий Ливанов БДИ системасына кертелүе ихтимал булган үзгәрешләр турында бәян итте
2014 елның 30 июне, дүшәмбе
Бүген Казанда Россия төбәкләрендә мәгариф өлкәсе белән идарә итүче җитәкчеләр киңәшмәсе узды. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, илнең 81 субъектыннан вәкилләр, шул исәптән Кырымнан белгечләр, катнашты.
Дмитрий Ливанов мәктәпне тәмамлаучылар өчен Бердәм дәүләт имтиханнары системасындагы үзгәрешләр турында бәян итеп, яңа уку елына төп бурычлар билгеләнгән докладын тәкъдим итте.
Министр Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырган вакытта инша язуны гамәлгә кертү ниятләнүе турында хәбәр итте. “Мондый формат балаларда үз фикерен дөрес һәм үтемле итеп язмача җиткерә белү, үз фикерен белдереп, дәлилләү аргументларын табу сәләтен формалаштыра”, - дип саный ул.
Тагын бер мөһим яңалык, ул да булса, укучыларның төрле индивидуаль, шул исәптән укудан тыш казанышларын исәпкә алу. Сүз югары уку йортына кергәндә укучының портфолиосын тәкъдим итү турында бара. “Мондый тәҗрибә күп кенә илләрдә кулланыла, шул ук вакытта, без тапшырылачак материалларда ялган фактлар кертелү ихтималлыгын да аңлыйбыз”, - дип белдерде Дмитрий Ливанов. Аның әйтүенчә, портфолио системасын керткәнчә, мөмкин булган рискларны контрольдә тоту буенча җитди эш алып барырга кирәк булачак. “Рискларны федераль, шулай ук төбәк дәрәҗәсендә олимпиадалар, конкурс, ярышлар, конференцияләр реестрын куллану бәрабәренә киметергә мөмкин дип саныйбыз. Киң җәмәгатьчелек өчен мәгълүмати ачыклык, үтә күренмәлелек булырга тиеш”, - диде ул.
Министр билгеләп узганча, шулай ук рус теле һәм математика буенча имтиханнарда төп һәм профильле дәрәҗәләрне кертү ниятләнә. “Төп дәрәҗә “зачет” яки “незачет” схемасы буенча бәяләнеп, мәктәп аттестаты өчен җитәрлек булачак. Ә профильле дәрәҗә шул юнәлештәге вузларга керү өчен зарур. Бу система тулысынча эшләнгәч, без аңа күчәчәкбез. Әле бу киләсе уку елында гына булмас, мөгаен, моңа ныклап әзерләнергә кирәк”, - дип ассызыклады Дмитрий Ливанов.
Министр быел күп кенә мәктәпләрдә укучыларның әзерлек дәрәҗәсе белән бәйле җитди проблемалар ачыкланганын билгеләп узды. Ул ассызыклаганча, Бердәм дәүләт имтиханы буенча түбән күрсәткечләр теркәлгән мәктәпләрне тәнкыйтьләп, җәзасын бирергә түгел, ә тирән анализ ясарга кирәк.
Ливанов иминлеге какшаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга белем бирә торган мәктәпләрнең игътибар үзәгендә булырга тиешлегенә басым ясады. Аның әйтүенчә, БДИ буенча минималь баллның киметелүе сәбәбе дә ул укучыларның имтихан нәтиҗәләре түбән булуында.
Министр 2016 нчы елга Россиядә балалар бакчаларында урыннарга кытлыкны бетерү турында сөйләп, тиздән шушы ук аянычлы язмышка мәктәпләрнең дә дучар булачагын ассызыклады. “Бу проблема инде күп кенә төбәкләргә хас”, - диде ул. Дмитрий Ливанов өч елдан мәктәпләрдә яңа урыннарга җитди ихтыяҗ туачагын билгеләп узып, моның демографик вәзгыять яхшыруга бәйле булуын искәртте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
«КазаньФорум»да Әхмәтҗанов исемендәге яшь пешекчеләр конкурсы старт алды
Татарстан башкаласында «Россия - Ислам дөньясы: КазаньФорум» XVII Халыкара икътисадый форумында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь пешекчеләрнең традицион турниры старт алды.
Казанда 2026 елда ГИА-9 га әзерлек турында фикер алыштылар
12 майда Казан шәһәренең 186 нчы «Перспектива» күппрофильле лицеенда төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү һәм уздыру мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе узды (ГИА-9).
Татарстан укучылары республика чемпионатында бизнес-идеяләрен тәкъдим иттеләр
Казан шәһәрендә «Мәктәп бизнес-старты» проекты кысаларында бизнес-кейс буенча республика чемпионатының көндезге финалы узды.
Рособрнадзор башлыгы: 2028 елдан тугызынчы сыйныф укучылары тарих буенча телдән имтихан тапшыра башлыйлар
РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев белән очрашуында 2026 елда БДИ һәм ОГЭның төп чорларын әзерләү һәм уздыру турында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз