Татарстан Дагыстан белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзеде

2014 елның 1 июле, сишәмбе
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Дагыстан Республикасы мәгариф, фән һәм яшьләр сәясәте министры Шахабас Шахов министрлыклар арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаладылар.
Бу килешү нигезендә Татарстан белән Дагыстан педагогика һәм идарәчелек тәҗрибәсе, мәгариф өлкәсендә иң яхшы практикалар һ.б. турындагы мәгълүмат белән алмашачак, уртак фәнни-тикшеренү программаларын һәм проектларын чынга ашырачак, грантлар гамәлгә куячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International