Чирмешән районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!“ акциясе башланды

2014 елның 4 июле, җомга
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!“ акциясе кысаларында аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга булышу өчен, Чирмешән районында төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Мәсәлән, хәйрия марафоны, концертлар оештыру күздә тотыла.
Бу чарада катнашып, һәркем үз өлешен кертә ала. Уку кирәк-яраклары, мәктәп һәм спорт формалары алуда шәхси эшмәкәрләр, дәүләт учреждениеләре дә ярдәм кулы сузалар. Әйтик, Ульяновкадан бертуган Прокофьевлар, Чирмешәннән Булат Латыйпов һ.б. иганәчеләр бу изге эштән беркайчан да читтә калмыйлар.
Соңгы елларда районда лотерея билетлары сату да оештырылды. Былтыр 1 мең билет сатылып, 50 мең сум акча тупланган. Ул акчалар 1нче класска баручыларга бүләкләр – мәктәп әсбаплары тутырылган портфельләр алынган.
Быел 1 нче классларга 200гә якын бала керәчәк, шуларның 70кә якыны ярдәмгә мохтаҗ.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International