Тоз бүлмәсе булган икенче балалар бакчасы үз ишекләрен ачты

2014 елның 7 июле, дүшәмбе
Бүген Чаллының ЗЯБ бистәсендә ремонттан соң 240 балага исәпләнгән «Светлячок» балалар бакчасы ачылды. Әлеге мәктәпкәчә учреждение моннан 42 ел элек төзелгән. Авария хәлендә булганлыктан, узган елның ахырында суд карары белән аны япканнар иде. Шулай да биредә ремонт эшләрен башкару өчен республика бюджетыннан 26 миллион сум акча юллап алуга ирештеләр. 10 миллион сумны бинаның нигезен ныгытуга сарыф итсәләр, калганына тәрәзәләрне алыштырдылар һәм башка урыннарны яңарттылар. Бакчадагы балаларны һәм хезмәткәрләрне, ремонт эшләре барган вакытта, башка мәктәпкәчә учреждениеләргә тараттылар.
Бүген балалар бакчасында янә тормыш кайный башлады. Бина күркәм кыяфәткә керде, иң мөһиме, хәзер биредә сабыйлар үзләрен күпкә ышанычлырак хис итә. Мәктәпкәчә учреждениедә тоз бүлмәсенә кадәр бар, бу Чаллыдагы балалар бакчаларында икенче шундый бүлмә.
Автокала мэры Васил Шәйхразиев тантанага үзе килә алмаса да, соңыннан биредә тәрбияләнүче балалар һәм аларның ата-аналары белән аралашырга вакыт тапты. Ул бу эшнең кирәклеген аңлаганнары һәм түземлек күрсәткәннәре өчен барысына да рәхмәт белдерде. Шулай ук балалар бакчасының өй белән янәшә урнашуы гаиләләр өчен бик уңайлы булуын ассызыклады. Быел Мәләкәс аръягы микрорайонында - 2, ЗЯБ бистәсендә тагын 2 балалар бакчасы ачу күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International