Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Р.Миңнеханов: “Безнең максат – киләчәккә карап эш итү. Ә бу, беренче чиратта, нинди балалар тәрбияләп, аларга ни дәрәҗәдә белем бирә алуыбызга бәйле”
2014 елның 7 июле, дүшәмбе
Зәйдә атна башы көтеп алынган күңелле вакыйга белән башланып китте. Шәһәрнең яңа күп катлы йортлар микрорайонында калкып чыккан балалар бакчасы сабыйлар өчен тәүге мәртәбә ишекләрен ачты. Бакчаны тантаналы ачуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы куанычлы мизгелләрне тагын да арттырды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең исеме дә җисеменә туры килеп, “Шатлык” дип аталды. Республика программасы кысаларында төзелгән бина кечкенә зәйлеләргә Президент бүләге булды. 120 урынга исәпләнгән бакча – физкультура-сәламәтләндерү юнәлешендә эшләячәк.
“Безнең максат – киләчәккә карап эш итү. Ә бу, беренче чиратта, нинди балалар тәрбияләп, аларга ни дәрәҗәдә белем бирә алуыбызга бәйле. Шуңа да республикада яшь буынга һәрьяклап камил үсеш өчен шартлар тудыру алгы планда тора, - диде Рөстәм Миннеханов. - Бүген без менә шуны тормышка ашыруда әлеге күркәм бакча үрнәгендә тагын бер адым ясадык. Бу вакыйга белән балаларны да, әти-әниләрне дә тәбрик итәм. Ә сабыйларыбызга тудырылган һәртөрле шартлардан максималь файда алу педагог-тәрбиячеләрдән тора”, – дип саный республика башлыгы.
Соңгы елларда республикада, шул исәптән Зәй районында да, киләчәгебез булган сабыйларның интеллектуаль, физик, психологик үсешенә ярдәм итү, белем-тәрбия алу өчен заманча шартлар тудыруга аеруча ныклы игътибар бирелә. Мәгълүм булганча, республикада Президентның “Бәләкәч” программасы эшләде, хәзер дә балалар бакчаларын төзү, яңарту көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе булып тора. Районда, моңа өстәп, дүрт ел дәвамында “Сабыйларга җылылык һәм уңайлылык бүләк итик” муниципаль программасы кысаларында 72 млн. сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды. Быел да әлеге программа дәвам итә. Аның өчен агымдагы елда җирле бюджеттан 11 миллион сум акча каралган. Авылларны бакчалы итү “мәктәп + бакча” программасы буенча уңышлы хәл ителеп килә. Ә булган бакчаларның төзекләндерелеп яңаруы, авылларда мәктәпләрнең буш мәйданнарында тәрбия бирү учаклары булдырылу өстенә, өр-яңа бакча булу бигрәк тә сөенечле. Әлеге балалар бинасын булдыру өчен узган ел азагында федераль казнадан 35 миллион сум акча бирелде, моңа республика бюджетыннан өстәлгән 41,5 миллион сум бәрабәренә 8 ай эчендә күзләрне иркәләрлек күркәм бакча калкып чыкты. Казан шәһәренең “Панорама” ҖЧШ төзүчеләре аны шулай тиз арада сыйфатлы итеп башкаруга бөтен көчен куйды.
Бүген 126 баланы кабул итүче бакча район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә яшьтәгеләрне урнаштыру буенча электрон исемлеген шактый киметергә ярдәм итте.
“Гомумән, безнең районда мәктәпкәчә яшьтәгеләрне бакчаларга урнаштыру буенча быел мәсьәлә яхшырды. Былтыр, мәсәлән, бу вакытта бакча яшендәге меңләп бала электрон чиратта тора иде. Ә быелның июнь башында бу сан 670кә, июльгә 161гә калды. Аларын да булган бакчаларда өстәмә урыннар әзерләп, мөмкин кадәр урнаштыру карала, - диде мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова. - Бу көннәрдә генә, әлеге яңа бакчадан тыш, без шәһәрнең икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә “Бөртеккәй” бакчасын заманча төзекләндерелгән элекке мәктәп бинасына күчердек, монда да өстәмә төркем ачу мөмкин. Ә “Шатлык” бакчасы исә яңа микрорайонда яшәүче, нигездә, моңа кадәр мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесенә йөрмәгән балаларны кабул итте”, – дип сөйләде ул.
Халык телендә шәһәрнең “зәңгәр район” дип йөртелгән бу микрорайон күп катлы йортларында яшәүчеләрнең күпчелеге – яшь гаиләләр. Биредә бакча күп санлы ата-аналар соравы нигезендә район башлыгы Татьяна Воропаева инициативасы белән төзелде.
“Ике төркемдә татар телле, дүрт төркемдә рус телле балалар белән эшләү күздә тотыла, - диде бакча мөдире Алсу Миннегалиева. Аш әзерләү бүлмәләре санитар таләпләргә нигезләнеп, заманча җиһазлар белән тәэмин ителде. Уен, йокы бүлмәләрен балалар яратып карый торган мултьфильм геройлары белән бизәдек. Урамдагы уен мәйданчыклары һәр алты төркем өчен дә сыйфатлы матераллардан, әкияти сарайчыкларны хәтерләтеп ясалды. Бакча физкультура-сәламәтләндерү юнәлешен беренче планга кую сәбәпле, без шәһәрнең “Яшьлек” боз сарае, физкультура-сәламәтләндерү комплексы, “Сәламәтлек” мәктәбе белән берлектә эшләячәкбез. Моның өчен әлеге учреждениеләр белән уртак программалар булдыру күздә тотыла”, – диде А.Миннегалиева.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
апрель, 2026 ел
Илсур Һадиуллин: Алгарыш проектлар технологияләре һәм матди стимуллар һөнәрне дәрәҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирәчәк
1 апрель көнне, Казанның "Адымнар - белемгә һәм татулыкка юл" полилингваль комплексы базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын күтәрүдә алдынгы проектлар технологиясе" темасына киңәйтелгән коллегиясе узды.
Татарстан укучылары - немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар арасында
28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды.
ТР МҮИ(ИРО) ректоры Людмила Ногманова МәскәүдәТатарстанның педагогик кадрларын әзерләү системасын тәкъдим итте
2 апрель көнне, Мәскәү халыкара мәгариф салоны мәйданчыгында Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова педагогик кадрларның фәнни потенциалын арттыру буенча республика тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Татарстан һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы өстәмә белем алуга сакчыл технологияләр кертү турында өч яклы килешүгә кул куйды
2026 елның 31 мартында Оренбургта, Идел буе федераль округы мәгариф системасында хезмәт җитештерүчәнлеге буенча округ киңәшмәсе кысаларында, Татарстан Республикасы вәкилләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз