Яңа Савин районының 15 беренче сыйныф укучысына мәктәп портфельләре бүләк иттеләр

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе старт алды.
Хәйриячеләр акчаларына алынган беренче 15 портфель “Парк Хаус” сәүдә үзәгендәге “Киномечта” кинотеатрында Яңа Савин районының беренче сыйныфка килә торган балаларына тапшырылды. Кинотеатрга сабыйлар ата-аналары белән “Как приручить дракона-2” мультипликацион фильмын карарга чакырылган иделәр.
Шул ук көнне тормышлары авыр булган Авиатөзелеш районының 2-11 сыйныф укучыларына яңа уку елында кирәк булачак канцтоварлар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Акция барышында 500-дән артык балага мәктәпкә җыенырга ярдәм итү планлаштырыла, дип хәбәр итә районнар администрациясенең матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International