Әгерҗе районында мәктәп укучылары өчен лагерьларда оештырылган

2014 елның 14 июле, дүшәмбе
Узган атнада төннәрен салкын булса да, Әгерҗе районы Кичкетаң авылында оештырылган палаткалы лагерьда ял итүче балалар: “Палаткада йоклавы бик рәхәт. Черки дә юк, саф һава, йоклый торган капчыктан борын гына чыгып тора“, – диләр.
Палаткалы лагерьда быел Әгерҗе, Красный бор, Кырынды авылларыннан Кичкетаңда 30 яшүсмер табигать кочагында рәхәтләнеп ял иткән.
“Иң яраткан шөгыльләре – туп чөю. Авыл яшьләре дә биредә волейбол уйнарга махсус киләләр. Әле дүрт команда уйнадылар. Безнекеләр икенчегә чыктылар”, – ди “Форпост“ отряды җитәкчесе Альбина Красноперова. Ә парк эчендә Красный Бордан килгән педагог Владимир Гурьев агачка баулар бәйләп, балаларны шуның буйлап йөрергә өйрәтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International