Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары уку елын яңартылган бинада каршылыйлар

2014 елның 16 июле, чәршәмбе
Районда бара торган бик күп төзелеш, ремонт эшләре арасында дүртесе район җитәкчелегенең беренчел көндәлек игътибар үзәгендә тора. Болар – балалар бакчасы, педагогия көллияте, коррекция интернат-мәктәбе, авыл хуҗалыгы техникумы.
Аларның һәрберсе августның 20ләрендә куллануга тапшырылырга тиеш. Башкаларында эш шактый күп әле, ә менә техникумда эчке эшләрнең күп өлеше бетеп, шушы көннәрдә төп уку корпусының фасадын реставрацияләү эшләренә керештеләр.
Биредә “Сфера” ҖЧҖнең бер төркем бизәүчеләре – Марсель Османов, Александр Сапожников, Фаил Мигманов, Хәлил Кәримов эшли. Аларга объектта эш күләме җитәрлек, ике катлы бинаның мәйданы – 1647,30 кв.метр.
–Иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр эшлибез, – диде әлеге объектта эшләүчеләр. Аларның максатлары – эшне сыйфатлы башкару, техникум җитәкчелегенең теләге – ремонт эшләренең тизрәк төгәлләнүе.
– Техникумда капиталь ремонтлау, төзекләндерү эшләре уку елы башланганчы – 20 августка әзер булырга тиеш, – диде техникум директоры Эльвира Фәттахова. Чөнки бу вакытта уку йорты читтән килүче укучыларны кабул итә башлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International