Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Актаныш егете Мәскәүдә узачак «Умники и умницы» уенында катнашачак
2014 елның 16 июле, чәршәмбе
Актаныш сәләтле балалар гуманитар гимназиясендә белем алган Айдар Шәйхинны Тукай дип йөртәләр. Түбәтәй кия ул. Әлеге кушаматын да шуңа бәйли. “Әмма алай дип дәшүләре бер дә ошамый. Тукай булыр өчен, моңа лаек булырга кирәк”, – ди Айдар.
Күптән түгел “Умники и умницы” уенының республикакүләм этабында ул беренче урынны алган иде. Анда һәр районнан ике-өч сәләтле укучы катнашты. Егет-кызлар ярымфиналда Татарстан тарихы һәм рус теле буенча язма биремнәр эшләде, соңрак афоризмнар буенча кыска чыгыш ясап, сөйләм осталыгын күр¬сәтте. Ә финалда барысы да Беренче каналдагы бәйге кебек оештырылган иде. Айдар сынауларны уңышлы үтеп, Мәскәүдә декабрь аенда узачак “Умницы и умники” тапшыруына бару хокукын яулады. Анда Татарстаннан республика этабы җиңүчеләре һәм призерлары булган биш кеше катнашырга җыена.
Бәйге шактый катлаулы булган. Ләкин Айдарның үз мантыйгы. “Җиңел бәйгеләрдә ирешкән нәтиҗәнең тәме булмый. Ә монда тырышырга туры килде. Бер укытучым әйткәндәй, белмә¬гән¬нәрне искә төшерергә кирәк иде. Татар тарихы белән кызыксынуым гамәли яктан булышса, бер¬ничә ел Коръән мәҗлес¬ләрендә катнашуым сүз осталыгы бәй-гесен узарга ярдәм итте, – ди ул. – Дөресен әйтим, Мәскәүдә узачак бәйгегә артык зур өмет¬ләр дә багламыйм. Җиңүчегә төп бүләк Мәскәү дәүләт халыкара багланышлар институтына (МГИМО) укырга керү булачак. Әмма ул уку йортында белем алу теләге белән янмыйм. Һәрхәлдә, бәйгедә рухи азык өчен катнашачакмын. Ә инде хакимият ярдәменә килгәндә, Татарстан һәрвакыт үз балаларына ярдәм итә”. Сәер, берәү булса, МГИМОга керәчәкмен дип тырышыр иде, ә Айдарга ул кирәкми. Хәер, аның теләге булса, бәйгедә җиңмичә генә дә керәчәк ул. Киләчәктә кайсы уку йортына документ тапшырачагын белми әле. “Акыл белән йөрәк ярыша. Кайсы җиңә, шул кушкан уку йортына барачакмын, Аллаһы боерса”, – ди егет.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
«КазаньФорум»да Әхмәтҗанов исемендәге яшь пешекчеләр конкурсы старт алды
Татарстан башкаласында «Россия - Ислам дөньясы: КазаньФорум» XVII Халыкара икътисадый форумында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь пешекчеләрнең традицион турниры старт алды.
Казанда 2026 елда ГИА-9 га әзерлек турында фикер алыштылар
12 майда Казан шәһәренең 186 нчы «Перспектива» күппрофильле лицеенда төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен әзерләү һәм уздыру мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе узды (ГИА-9).
Татарстан укучылары республика чемпионатында бизнес-идеяләрен тәкъдим иттеләр
Казан шәһәрендә «Мәктәп бизнес-старты» проекты кысаларында бизнес-кейс буенча республика чемпионатының көндезге финалы узды.
Рособрнадзор башлыгы: 2028 елдан тугызынчы сыйныф укучылары тарих буенча телдән имтихан тапшыра башлыйлар
РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев белән очрашуында 2026 елда БДИ һәм ОГЭның төп чорларын әзерләү һәм уздыру турында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз