“Саулык” сәламәтләндерү лагерендә ял итүче балаларны коррупциягә каршы көрәшергә өйрәтәчәкләр

2014 елның 18 июле, җомга
Татарстанның Коррупциягә каршы сәясәт идарәсе һәм республиканың “Иҗади яшьләр академиясе” иҗтимагый оешмасы тарафыннан уен һәм күңел ачу программасы рәвешендә оештырылачак әлеге чараның балаларны җәмгыятьтәге коррупция күренешләре белән килешмәскә өндәү бурычы тора.
Илебезнең киләчәге булган балаларга укудан азат җәйге яллар чоры ришвәтчелек, коррупция кебек дәүләтнең социаль-икътисади үсешен тоткарлаучы “авырулар” турында аңлату эшләре алып бару өчен уңайлы вакыт. Июнь-июль айларында “Иҗади яшьләр академиясе” белән ТР Яшьләр берлеге теләктәшлегендә Лаеш районындагы “Санта”, Биектау районындагы “Байтик” лагерьләрендә ял итүче 500дән артык кызлар һәм малайлар да “Коррупциягә юк дип әйт!” исемле белем бирү квестында катнашты. Җәй ахырына кадәр Татарстанның башка районнарында да балалар белән шундый тематик очрашулар үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International