Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Геолог буласың киләме?
2014 елның 21 июле, дүшәмбе
Казан янындагы “Заречье“ балаларны сәламәтләндерү һәм ял лагеренда Яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы уздырылды. Анда табигать фәннәренә сәләтле балаларга геологиядән өстәмә белем бирү һәм ярышлар оештыруның төп максаты бер елдан яшь геологларның Томскида үтәчәк X Бөтенроссия слетына команда әзерләү иде. Ләкин бу унсигез көнгә сузылган җыенның бердәнбер максаты түгел әле.
Актаныш малае Илназ быел җиденче сыйныфны тәмамлаган. Ул олимпиадада катнашучылар арасында иң яше булса кирәк. Илназ да, сигезенчегә “нокта“ куйган Айнур да бу лагерьга география фәнен яратулары һәм тәвәккәллекләре аркасында гына эләккәннәрдер дип уйладым. Чөнки бирегә бөтен республикадан яшь геологлар түгәрәге һәм клубларында шөгыльләнүчеләр тупланган. Ә балалар өчен андый мөмкинлек әлегә калаларда гына бар. Алай да гыйлем сменасын ябу слетында “Алмаз“ командасының җиденче урын алуы турында игълан ителгәч, яшь актанышлыларның шатлыктан сикергәләве сәеррәк тоелды.
– Беренче унлыкка керсәк иде, дип теләгән идек. Теләгебез кабул булды, – дип аңлатма бирде балаларының сөенеченә “Алмаз“ командасы җитәкчесе Ләйсән Латыйпова.
Тәүге омтылышта ук, үз тиңдәшләреңнең “борынына такта куеп”, шундый урын яулавы – авыл мәктәбе өчен, һичшиксез, зур мәртәбә. Ләйсән үзе район үзәгендәге 2 нче урта мәктәптә география укыта икән. Командага берничә мәктәпнең спортта һәм укуда алдынгы укучыларын туплаганнар. Аларга Казаннан “Селенит“, Әлмәттән “Девон“, Бөгелмәдән “Гранит науки“ кебек әзерлекле командалар белән көндәшлеккә чыгу өчен мәктәптә алган белемнәре генә җитенкерәмәс иде. Шуны истә тотып, олимпиаданы оештыручы “Росгео“ җәмәгать оешмасының Татарстан бүлекчәсе, Казан федераль университеты, “Татнефть“нең башкаладагы геология разведкасы идарәсе (ГРУ) балаларга өстәмә белем һәм әзерлек бирү юлын сайлаганнар. Галимнәр балаларга минералогия, палеонтология, нефть геологиясе кебек фәннәрдән дәресләр бирсә, ГРУ хезмәткәрләре булачак геологларны кыр станнарында яшәү серләре белән таныштырган.
– Олимпиадага 27 команда килде. Шуларның берсе Кырымнан иде, – дип сөйләде штаб җитәкчесе, ГРУның яшьләр комитеты җитәкчесе Евгений Гаврилов. – Бер атна буе белгечләр ярдәмендә шөгыльләнгәннән соң гына ярышлар башланды. КФУның геология һәм нефть геологиясе институты директоры урынбасары Эдуард Әкъдәсов җитәкчелегендәге хөкемдарлар коллегиясе таләпчәнлек һәм гаделлек күрсәтте.
Шуңа күрәдер, нефть башкаласы Әлмәттән килгән өч командадан берсе – “Девон“ командасының слетта беренче урынга чыгуы берәүне дә рәнҗетмәгән. Бу уңайдан Актаныш Ләйсәне дә:
– Аларның командармы Әлмәт нефть институты укытучысы Рамис Нуретдинович – искитмәле педагог. Көндәшләр булсак та, ул безгә дә бик булышты, – дип, үз фикерен белдергән иде. “Девон“ командасыннан Айдар Фәсхетдиновның, иң күп очко җыеп, иң шәп яшь геолог булып танылуы да гаҗәп түгел болай булгач. Бирегә җыелган 300 укучының, отрядлап кына түгел, үзара да көч сынашуында үзенә күрә бер сер бар икән. Анысын олимпиаданы ябу слетында катнашкан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачып бирде:
– Иң көчлеләрдән тупланган җыелма команданы быел – яшь геологларның II Казахстан слетына, 2015 елда Томскида узачак X Бөтенроссия слетына җибәрәчәкбез, – диде ул, җиңүчеләргә министрлыкның кыйммәтле бүләкләрен тапшыргач.
Нефть компаниясе дә укучыларына геология юлына киң юл ачкан урта уку йортларына финанс ярдәме күрсәтүне кирәк дип тапкан. Җиңүчеләргә конверт белән сертификат өләшкәндә “Татнефть“нең генераль директор урынбасары, баш геолог Рәис Хисамов турыдан-туры:
– Бу сумманы “Татнефть“нең генераль директоры Наил Маганов мәктәпләрдә геология музеейларын киңәйтү яки оештыру өчен махсус юллады, – дип белдерде.
Димәк, совет чорындагы романтика таралып, геолог һөнәренә мәхәббәт беразга сүрелеп торганнан соң, бу бик кызыклы һәм безнең ил өчен аеруча әһәмиятле белгечлеккә республикада кабат игътибар арта. Ә аның яшь буын өчен мавыктыргыч олимпиада һәм слет формасына кушылуы бездә һич уйламаганда кузгалып киткән. ГРУ директоры Нәкыйп Гыйниятуллин ул хакта:
– Геология галимнәренең Петербургта узган бер форумында Россиянең геология җәмгыяте вице-президенты Евгений Фәррахов белән очраштык та, сүз ара сүз чыгып, мин аңа юри генә Яшь геологларның IX Бөтенроссия слетын Татарстанда үткәрергә тәкъдим иттем, – дип, уенын-чынын бергә кушып сөйләп алды.
Ни гаҗәп, уен гына булып тоелган әлеге идеяне безнең Президент Рөстәм Миңнеханов та күтәреп алган. Былтыр Казан тирәсендәге кыр станында узган шул гаҗәеп вакыйгадан соң яшь татарстанлылар, бөтерелеп, геология өлкәсенә кереп китүләрен сизми дә калганнар.
Республикада элегрәк балаларның җәйге спорт лагерьлары эшли иде. Аннан соң интеллектуаль милләттәшләребез өчен “Сәләт“ лагере оешты. Менә быел “Заречье“да уңыш белән яшь геологлар сменасы үткәрелде. Әлеге мисаллар балаларның махсуслашкан лагерьларга тартылуын яшь буынга һөнәр юнәлеше бирүдә файдалану мөмкинлеге турында сөйли. Тик моның өчен төзелеш, авыл хуҗалыгы, машина, прибор төзелеше, транспорт оешмалары арасыннан, геолог белгечлегенә игътибар салган “Татнефть“ кебек җитди оештыручы табылуы кирәк.
«Ватаным Татарстан» материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
180 бала җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүче һәм призер дипломнарын алды
Татарстан Республикасында җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды.
Россия югары уку йортлары 2026 елда абитуриентлар кабул итү кагыйдәләрен үзгәртте
Кайбер уку йортларында керү имтиханнар исемлеге яңадан каралды.
Татарстанлылар полиграфия технологияләрендә һөнәри осталык буенча чемпионатта алтын медаль алдылар
Татарстан җыелма командасы "Профессионаллар" чемпионатының йомгаклау (регионара) этабында Новосибирскида узган "Полиграфик технологияләр" компетенциясе буенча юниорлар арасында алтын медаль яулады.
Политехника көллияте студентлары интернат-йортта яшәүчеләр белән очрашу үткәрде
Мамадыш политехника көллияте студентлары өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр белән очрашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз