Әлки мәктәпләренең барысында да ремонт үткәрелгән

2014 елның 1 августы, җомга
1 августтан республика комиссиясе район мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерә башлый.
Быел Әлки районының Чуаш Борнае һәм Чуаш Кичүе мәктәпләренә капиталь ремонт ясала. Аларның сыйфатына 1 сентябрьдән соң бәя биреләчәк. Ә калган мәктәпләрнең балаларны кабул итәргә әзерлеге хәзердән тикшерелә.
Мәгариф идарәсе белдерүенчә, уку йортларының барысында да җәен агымдагы ремонт үткәрелгән. Мәктәп яны участоклары да әйбәт хәлдә, аларда инде яшелчә һәм җиләк-җимеш уңышын җыялар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International