Урыссу балалар иҗаты үзәге 885 мең сум күләмендә грант отты

2014 елның 1 августы, җомга
«Дәрестән соң мәктәп” программасы буенча балалар иҗаты үзәге 885 мең сум күләмендә грант отты.
Әлеге суммага алынган җиһаз техник иҗатны үстерүгә – авиа-, автомодельләштерү буенча берләшмәләр (түгәрәкләр) ачуга, робот техникасына һәм техник конструкторлаштыруга юнәлтеләчәк. Шул ук программа буенча, төп фәнни-техник иҗат мәйданчыкларын булдыру максатында, Ютазы урта мәктәбенә республика бюджетыннан робот техникасы сатып алуга 498 мең 738 сум күләмендә акча бүленде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International