Чиратта - һөнәри белем

2014 елның 2 августы, шимбә
Соңгы елларда мәктәпкәчә һәм урта белем бирү юнәлеше мөһимнәр рәтендә. Бу өлкәләрдә әле бүген дә хәл ителәсе мәсьәләләр бик күп. Әмма уңай якка үзгәрешләр дә шактый булды. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрнең барысы да диярлек компьютерлар, мультимедияле җиһазлар белән тәэмин ителде, тәрбиячеләрнең һәм мөгаллимнәрнең хезмәт хакына карата да зарланырлык түгел бүген.

Башлангыч һәм урта белем бирү өлкәсе исә игътибардан читтә калып барды. Хәер, барысын да берьюлы үзгәртү мөмкин дә түгелдер. Әмма инде әйткәнебезчә, бу юнәлештә үзгәрешләр таләп ителүе берәүгә дә сер түгел. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы якындагы вакытта бу тармакка да чират җитәчәк дип вәгъдә итә.

Быел яз көне“Бердәм Россия” партиясе бик зур форум уздырган иде. Шул форумның бер мәйданында белгечләр мәгариф системасы өлкәсендәге вәзгыять турында да фикер алышты. Шунда ук мондый сөйләшүләрне даими үткәрү турында да карар кабул ителде. Аларның нәтиҗәлеген арттыру өчен исә фикер алышуга таррак мәсьәләләрне чыгару мөһимлеге билгеләнде.

Шулай, җәй башында мәктәпкәчә белем бирү өлкәсенә бәйле очрашу узды. Бүген исә үз проблемаларын уртага салып сөйләшү һәм бергәләп аларны чишү юлларын эзләү өчен башлангыч һәм урта белем бирү өлкәсе вәкилләре җыелды.
Быел республикабыз икътисадына 22 меңнән артык эшче кадрлар кирәк. Алдагы берничә елда да ихтыяҗ шул ук күләмдә булачак дип фаразлана. Яшьләр эшче һөнәрләрен үзләштерергә ашыкмый дисәк тә, техникум тәмамлаучылар исәбе ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерерлек. Бүген Татарстанда һөнәрчеләр әзерләүче уку йортлары таләп ителгән кадрларны әзерләп чыгара да икән. Әмма предприятиеләр генә аларны яңадан эшкә өйрәтергә кирәк дип зарлана. Әзерлек юнәлешләре дә икътисад тармагына таләп ителгәнгә туры килми.

Хәзерге вакытта республикабызда башланыч һәм урта һөнәри белем бирү өлкәсендә 107 оешма эшли. Алар арасында дәүләт уку йортлары да, шәхси белем үзәкләре дә бар. Шулай ук башлангыч һәм урта белем бирү программалары буенча белем бирүче югары уку йортлары да бар. Әмма инде билгеләп үткәнчә, әзерлек сыйфаты шактый аксый. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов хәбәр иткәнчә, быелдан аерым һөнәрләргә кыска вакыт эчендә (3-6 ай) өйрәтүче уку йортлары да бюджет финанславына өмет итә алачак.

Шулай ук квалификацияле, профессиональ кадрлар әзерләү өчен якындагы вакытта 20гә якын ресурс үзәк булдыру турында да карар кабул ителгән. Быел мондый 5 үзәк барлыкка киләчәк. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Сарманда машина төзү, аграр, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү юнәлешләрендә кадрлар әзерләү белән тирәнтен шөгыльләнәчәкләр. Моңа быел республика казнасыннан 1 миллиард 100 миллион сум акча да бүлеп биреләчәк, дип хәбәр итте Андрей Поминов. Алар капиталь төзекләндерүгә һәм ресурс үзәкләрен җиһазлауга тотылачак.

Республикабызда эшче һөнәрләрне популярлаштыру буенча махсус программа да гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә быел 621 кеше өстенлекле шартларда укыячак. Әйтик, алар зуррак күләмдә стипендия алачак һәм тәүлегенә 300 сумга кадәр торак өчен түләнер дип көтелә. Бу зур ихтыяҗ булган һөнәр буенча укырга алынучыларга кагылачак.

Башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы да шактый түбән дәрәҗәдә кала бирә дидек. Билгеле, болай булганда эшче кадрлар әзерләү белән үз эшенең осталары шөгыльләнә дип тә әйтеп булмый. Соңгы берничә елда һөнәри уку йортларындагы остазларны кызыксындыру өчен грант проектлары тормышка ашырыла. “Иң яхшы мастер”, “Яңа мастер” бәйгеләрендә җиңүчеләр хезмәт хакына ай саен 7 мең сум өстәмә акча ала.

Һөнәри белем бирү учреждениеләрен заманча технологияләр белән җиһазлауга шулай ук чират җитте. Быел шул рәвешле 10 учреждениене җиһазлау ниятләнә. Алдагы елларда бу үзгәрешләр һәр урта һөнәри йортында булачак, дип вәгъдә ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International