Казанда “Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе” үсеш перспективасы турында фикер алыштылар

2015 елның 22 июле, чәршәмбе
2015 елның 21 июлендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында республика территориясендә “Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе” стратегик инициативасын тормышка ашыру перспективалары хакында фикер алышу буенча киңәшмә узды. Әлеге стратегик инициатива Татарстан һәм Стратегик инициативалар агентлыгы арасында төзелгән килешүне тормышка ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла. Документ 2015 елның 18 июнендә Санкт-Петербургта үткән Халыкара икътисадый форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов тарафыннан имзаланган иде.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстан Республикасында яңа форматта балаларга өстәмә белем бирү буенча дүрт үзәк булдыру планлаштырыла. Биредә сүз укыту процессының өч мөһим – тәрбияләү, һөнәри-ориентацион һәм фәнни-популяр функцияләрен үз эченә алган “балалар технопаркы” турында бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International