Россия җыелма командасы дөньякүләм WorldSkills Competition чемпионатына әзерләнә

2015 елның 24 июле, җомга
Анапа шәһәрендә Россия җыелма командасының өч атнадан Бразилиядә узачак дөньякүләм WorldSkills Competition чемпионатына әзерлеге тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, Россия җыелма командасына составына Татарстанның 3 студенты – Казан төзелеш көллиятеннән Вениамин Петров, Яр Чаллының В.Д.Поташов исемендәге техник көллиятеннән Равил Заһретдинов һәм Яр Чаллы политехника көллиятеннән Антон Лоскутов та керде.
Әлеге әзерлек кысаларында җыелма команда әгъзалары өчен стресс белән идарә итү, тимбилдинг һәм инглиз телен өйрәнү буенча тренинглар оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International