"Президент академиясенең җәйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумы үз эшен тәмамлады

2015 елның 24 июле, җомга
24 июльдә Югары Ослан районында урнашкан “Казан” тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексында "Президент академиясенең җәйге кампусы" IV Халыкара белем бирү форумының ябылу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Җәйге кампус "Казан" комплексында 12 көн дәвамында узды. Быел кампуста катнашучы студентлар өчен традицион төстә кызыклы бай белем бирү программасы әзерләнгән иде, шулай ук төрле мәдәни чаралар узды. Россиянең 27 төбәгеннән һәм 8 чит илдән 220 студент төрле лекцияләр тыңлады, алар өчен мастер-класслар, тренинглар уздырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International