Республикакүләм “IT-чемпион” бәйгесендә 39 меңнән артык укучы катнаша

2015 елның 24 июле, җомга
Татарстанда республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көнгә бәйгедә республикабызның 1 135 мәктәбеннән 39 меңнән артык укучы катнаша. Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 45 763 шәхси кабинетта сакланган.
Конкурста укучылары иң актив катнашучы мәктәпләр рәтендә Кайбыч, Нурлат, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Әлки, Тукай һәм Аксубай районнары исәпләнә.
Иң актив Топ-10 мәктәп укучысы исемлегенә Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Кукмара, Нурлат, Ютазы, Сарман һәм Тукай районнарыннан укучылар керде.
Бәйге ике этапта уздырыла: 2015 елның 18 мартыннан 31 июльгә кадәр, 1 августан 30 ноябрьгә кадәр. Бәйгедә республиканың барлык мәктәп укучылары катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International