Яр Чаллының иң яхшы балалар бакчалары һәм мәктәпләре рейтингы билгеле

2015 елның 27 июле, дүшәмбе
Быел Яр Чаллының 1нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасының эшчәнлек нәтиҗәләре шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү йортлары арасында иң яхшысы дип табылды. II урында – 50нче “Родничок” , IIIдә – 47нче “Айгөл” балалар бакчалары.
Рейтингны төзегәндә, ел саен үзгәреп торган 20 критерий исәпкә алынды. Әйтик, быел мәктәпкәчә белем бирү оешмалары яңа таләп – балаларны мәктәпкә әзерләү дәрәҗәсе буенча да бәяләнде, дип хәбәр итә Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгының беренче урынбасары Винер Харисов. Хәзерге вакытта Чаллыда 113 балалар бакчасы эшли.

Урта гомумбелем бирү учреждениеләре арасында исә рейтингның I урынын шәһәрнең 78нче гимназиясе яулады. 26нчы гимназия – икенче. III урынга 61нче гимназия лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International