Казан укучысы химия буенча халыкара олимпиадада көмеш медаль яулады

2015 елның 30 июле, пәнҗешәмбе
Әзербайҗан башкаласы Бакуда мәктәп укучыларының 47нче халыкара химия олимпиадасы төгәлләнде. Анда Казанның 131нче лицее укучысы Руслан Котляров көмеш медаль алуга иреште.

Быел бәйгедә дөньяның 79 иленнән 300 укучы көч сынашты. Олимпиада эшендә шулай ук химия буенча 250дән артык галим һәм белгеч, педагоглар, күзәтүчеләр һәм төркемнәр җитәкчеләре катнашты.

Россия җыелмасы яуланган медальләр саны буенча рәсми булмаган команда исәбендә V урынга лаек булды. Руслан Котляровтан тыш, Россиянең тагын 3 укучысы медаль алды. Бу – Мәскәүдән Владислав Никольский һәм Томск өлкәсеннән Григорий Чернов (алтын медальләр) һәм Санкт-Петербургтан Арсений Соловьев (көмеш медаль).

Искәртеп үтик: 2015 елның маенда Руслан Котляров Әрмәнстан башкаласы Ереванда химия буенча уздырылган 49нчы халыкара Менделеев олимпиадасында алтын медальгә лаек булган иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International