Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Укытучыларның республика август киңәшмәсе Бөгелмәдә уздырылачак
2015 елның 31 июле, җомга
18 августта Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык республика август киңәшмәсе уздырылачак.
Быелгы киңәшмә “Заманча мәгариф: яңа стратегик ориентирлар – яңа чишелешләр” темасына багышлана. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, аның урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, РФ Дәүләт Думасы, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, районнарның хакимият башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре, мәгариф идарәләре башлыклары, югары уку йортлары ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, мәктәп директорлары, мәгълүмат-методика үзәкләре методистлары, укытучылар, тәрбиячеләр катнашыр дип планлаштырыла.
Укытучыларның август киңәшмәсе кысаларындагы чаралар 10-12 августта Алабугада уздырылачак мәктәп укытучыларының VI халыкара фестивалендә үткәрелә башлый. Фестивальдә РФ һәм ТРның әйдәп баручы укытучылары, урта һәм югары белем бирү системасы вәкилләре, гомуми белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек итүче галимнәр, чит ил белгечләре катнашыр дип көтелә. Халыкара фестиваль кысаларында мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, тренинглар оештыру, алдынгы педагогик тәҗрибәләрне презентацияләү күздә тотыла. Шулай ук хәзерге заман мәгарифе өлкәсендәге галим-белгечләр укытучыларга лекцияләр укыячак. Моннан тыш, катнашучылар өчен иҗади һәм һөнәри осталык конкурслары, укыту-методик әдәбият ярминкәсе, күргәзмәләр үткәрелә. Биредә үк “Педагог-оста” конкурсына йомгак ясалыр, Татарстанда физика һәм математика елын ябу тантанасы булыр дип көтелә.
12 августта Яшел Үзәндә республиканың урта, югары, һөнәри, өстәмә белем бирү җитәкчеләре, мәгариф идарәләре һәм бүлекләре башлыклары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре август киңәшмәсе утырышы кысаларында һөнәри белем бирүнең инновацион инфраструктурасы үсеше мәсьәләләре турында фикер алышыр дип планлаштырыла.
13 августта исә Бөгелмәдә “Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт мәгариф стандартларын тормышка ашыруның система хасил итә торган юллары” темасына секция утырышы була.
Шулай ук бу көнне Бөгелмәдә мәгариф хезмәткәрләренең “2015-2025 елларга Татарстан Республикасында укучыларны тәрбияләү үсеше стратегиясе: гамәлгә ашыруның төп юллары” темасы буенча фикер алышуы күздә тотыла.
14 августта республиканың төп һәм “өстенлек” мәктәпләре директорлары заманча мәктәптә белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең стратегик юнәлешләре нинди булырга тиешлеге турында сөйләшәчәк.
15 августта инклюзив белем бирү үсеше мәсьәләләренә багышланган “Бергә яшәргә өйрәнү: үзенчәлекле белем алу ихтыяҗларына ия балаларны укыту модельләре” темасына секция утырышы була. Ул шулай ук Бөгелмәнең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 3нче урта мәктәбе базасында уздырыла.
Бу көнне Икътисад, идарә һәм хокук институтының Бөгелмә филиалында “Ятим һәм караучысыз калган балаларның социальләшүе: дәүләт сәясәте һәм төбәк тәҗрибәсе” темасына балалар йортлары, ятим һәм караучысыз калган балалар өчен мәктәп-интернатлар, социаль приютлар директорлары һәм укытучылары, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәкләре җитәкчеләре катнашында секция утырышы оештырыла.
Август киңәшмәсе кысаларында милли мәгарифкә аерым игътибар бирелә. 15 август көнне Бөгелмәнең Һ.Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясе базасында “Татарстан Республикасында милли мәгариф үсеше: стратегик юнәлешләрдән конкерт нәтиҗәләргә” темасына секция утырышы уздырыла.
17-18 августта үткәреләчәк “Заманча мәгариф: яңа стратегик ориентирлар – яңа чишелешләр” секциясендә катнашучылар профориентация республика системасын үстерү буенча чараларны тормышка ашыру барышы, Иминлек советы карарлары нигезендә белем бирү сыйфатын күтәрү факторы буларак белем бирү сыйфатын бәяләүнең төбәк системасы сораулары турында фикер алышыр дип көтелә.
Шул рәвешле, барлык 8 секция утырышыннан соң, 18 августта Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы була. Анда 2014-2015 уку елына йомгак ясала һәм яңа уку елына планнар билгеләнә.
Укытучыларның август киңәшмәсе, традицион рәвештә, Интернет челтәрендә трансляцияләнәчәк.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Яр Чаллыда үсеп килүче буынны яклау һәм тәрбияләүнең бердәм алымнары билгеләнде
2026 елның 29 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә «Имин балачак – гомуми җаваплылык: үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, профилактикалауга һәм яклауга заманча карашлар» темасына багышланган тәрбия юнәлешендәге педагогик хезмәткәрләрнең август секция киңәшмәсе узды.
Казан укучылары Тайваньда узган халыкара робототехника чемпионатында көмеш медаль яуладылар
«СОлНЦе» мәктәбе укучылары Иван Поликарпов, Святослав Душин, Мурад Минһаҗев һәм 131 нче лицей укучысы Кәрим Вафин FIRA Asia-2026 халыкара чемпионатының көмеш призерлары булдылар.
2026 ел мәдәнияте турында Бөтенроссия иншалар конкурсының төбәк этабы нәтиҗәләре
2026 елда рус телендә үз мәдәнияте турында иң яхшы язма һәм туган телдә рус мәдәниятенең иң яхшы тасвирламасына Бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
Казанда мәктәп укучылары арасында «Кулинарный школьный марафон» конкурсының ярымфиналы тәмамланды
28–29 апрельдә 8–9 сыйныф укучылары арасында «Кулинарный школьный марафон» конкурсының ярымфиналы тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз